Көз муллыгы ярминкәдә чагыла, барысы да булмаса да, кирәклесе табыла
Район яңалыклары

Көз муллыгы ярминкәдә чагыла, барысы да булмаса да, кирәклесе табыла

Бүген районыбызның авыл хужалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга чираттагы көзге ярминкәгә барды. Башкалабыз кулланучыларына ашлык, бәрәңге, ит-сөт, умартачылык продуктлары, кулинария-кондитер әйберләре һәм башка күптөрле товарлар тәкъдим ителде.

Ярминкәләр ике атнага бер тапкыр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев