Көзге бәйрәм «Сөмбеләне кем белә?»
Район яңалыклары

Көзге бәйрәм «Сөмбеләне кем белә?»

20 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Сөмбеләне кем белә?» дип исемләнгән көзге бәйрәм үткәрделәр.

Сөмбелә – уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән көндә билгеләп үтәләр. Элек-электэн уңышны  җыеп алган чорларда, көзге чәчү эшләре төгәлләнгәч, кешеләр бу бәйрәмне оештырганнар. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз булган. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, табышмаклар – барысы да булды.  Ә биюсез нинди күңеллелек булсын ди? Балалар дәртле татар көйләренә рәхәтләнеп биеделәр, алар белән төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде. «Сөмбелә» бәйрәме  балаларга бик ошады.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru


Нет комментариев