Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лаякыл исерек йөртүче юл читенә төшә

Агымдагы елның март аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 7 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Агымдагы  елның март  аенда  спиртлы эчемлекләр кулланган  хәлдә транспорт чаралары белән  идарә иткән 7  йөртүче  административ  җаваплылыкка тартылды.  Күбесе – Сабада һәм  Шәмәрдәндә   яшәүчеләр. Әйтик,  9 март кичендә Шәмәрдәннең М.Горький  урамында “Ниссан” машинасы белән идарә иткәндә тоткарланган Ә. юл-патруль  хезмәте инспекторы таләбенә буйсынмый.  Ягъни алкотестерга өрүдән дә, хастаханәгә барудан  да баш тарта.  Авылдашы И. исә 26 мартта исерек хәлдә “Муравей” мотороллеры белән  идарә итә һәм  аздан гына юл-транспорт һәлакәте ясамый кала. ЮХИДИ хезмәткәрләре  28 мартта  салып  алган  килеш “Калина”  автомобиле белән  идарә иткән Мичәнбаш авылы кешесен туктаталар һәм Сабага кайтканда Казан-Шәмәрдән юлының  102  километрында (Иләбәр авылы тирәсе) юлның әле бер, әле икенче  ягына  чыгып хәрәкәт иткән “7”ле  машинасына игътибар итәләр. Ахырда  руль артында  утыручы идарәне бөтенләй  югалта һәм  юл  читенә  төшеп китә. Шекше  авылында  яшәүче  йөртүче Х.ның  аягында басып тора  алмаслык лаякыл исерек икәнлеге  ачыклана.

Кайберәүләр юл-патруль хезмәте автомобиле туктаусыз  хәрәкәт иткән район үзәгендә дә исерек  хәлдә  машина   йөртергә  күп сорап тормыйлар. Мисалга, Өчиле  авылы  кешесе З. 18 мартта Мәктәп  урамында,  29 мартта 46  яшьлек сабалы З. канында 1,63 промилле алкоголь булган хәлдә шулай  ук Мәктәп  урамында тоткарланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев