Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ЛЕЛИ” ЭШКӘ ЧЫГА"

Районыбызның сөт терлекчелегендә чираттагы алгарыш көтелә.

  Килдебәк авыл җирлегендәге Туктар авылы янында 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган  ферма файдалануга тапшыру  алдында тора. Моңарчы   күрелмәгән төзелешне  алып барган “Ак таш” җәмгыяте эшчеләре хәзер  финишка якынлашып киләләр дияргә  була. Гомуми мәйданы 3168 квадрат метрлы торак, чыннан да, гаять үзенчәлеге белән сокландыра. “Ферма голландия технологиясе буенча төзелде. Идән җәюгә һәм стеналарны шомартуга гына да 2 мең кубометр бетон китте. Сыерларга  ятып тору өчен резина мендәрләр  куелды. Аркалар  Финляндиядән кайтарылган агач конструкцияләрдән эшләнде һәм аларны бер-берсенә  ялгау өчен ювелир  төгәллеге кирәк  булды. Шулай итмәгәндә махсус җиһазларны дөрес туры китереп урнаштырып  бул­маячак иде. Төзелешкә 2017 ел  ахырында керешкән  идек,  быел май­га төгәлләү  алдында торабыз. Хәзер объектта  көн саен 35 кеше эшли. Хезмәт барышы белән район җитәкчеләре  көндәлек  кызыксынып тора”,– диде “Ак таш” оешмасы мастеры Ранил Газизуллин. Бу көннәрдә төзүчеләр һәм «Lely» компаниясе белгечләре  роботлаштырылган техниканы урнаштыру, көйләү белән шөгыльләнәләр. Керү юлын, сенаж траншеясе нигезләрен  бетон плитәләрдән “Саба ПМК Мелиорация” җәмгыяте бригадасы эшләгән. Прораб Рифнур Дәминов егетләре объектта барысы 16 миллион сумлык  эш башкарган. Планлаштырылган проект куәтенә җиткәндә  тәүлегенә 5 тоннага якын  сөт савылырга тиеш. Робот фермасы  төзелешенә яңа нык­лы этәргеч республикада  “Lely”ның рәсми дилеры  "Агроробот" компаниясе булганнан  соң  бирелде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев