Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәдәният йортында “Театр сезоны-2019” ны ябу чарасы

24 нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Театр сезоны-2019” ны ябу чарасы үтте.

Әле көнне  Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү комплексы коллективы тарафыннан Аманулланың “Кылый Кирам балдагы” спектакле сәхнәләштерелде. Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле, ул бу әсәрен 1996 нчы елда иҗат итә. Тамашачылар “артистларны” көчле алкышларга күмделәр, чөнки һәр роль тиешле дәрәҗәдә башкарылды.

Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х.Гатиятуллин әле чарада катнашкан һәрбер коллективны санап китеп аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Быелгы “Театр сезоны-2019”да куелган спекакльләр:

1 нче февраль көнне Лесхоз мәдәният йортының «Әмәнәт» халык театры Р. Батулланың " Кичер мине, әнкәй!" спектаклен сәхнәләштерде.

14 февраль көнне «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы Т. Миңнуллинның" Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча спектакль куйды.

21 нче февраль көнне , Лесхоз картлар йорты коллективлары “ Т.Миннуллинның "Алты кызга бер кияү" пьесасы буенча спектакль куйды.

7 март көнне , «Нарат” спорткомплексы коллективы Ф.Бүләковның" GO! Баламишкин"   пьесасы буенча спектакль куйды.

26 нче мартта Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә Мишә авылы җирлеге Сабабаш авылы мәктәп коллективы һәм үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән Юныс Әминовның «Язылмаган законнар” әсәре сәхнәләштерелде.

27март көнне , Лесхоз урта мәктәбе коллективы Сабабаш авылы клубында Туфана Миңнуллинның "Гөргери кияүләре"  комедиясен сәхнәләштерде.

13 нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә урман селекция – орлыкчылык һәм Дендролоия бакчасы коллективы тарафыннан Аманулланың “Моңлы ядкәр” спектакле сәхнәләштерелде.

24 нче апрельдә Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү комплексы коллективы тарафыннан Аманулланың “Кылый Кирам балдагы” спектакле сәхнәләштерелде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев