Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхозда «Исәнме, күрше!» концерт-уен программасы узды

Җәйге ямьле кичләр авылларда ничек уза?

 Бу араларда районыбызда "Күршеләр" конкурсы кысаларында капка төбендә кич утырулар дәвам итә. Әлеге бәйге җитәкчелегебез тарафыннан күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә һәм күршеләр арасындагы традицияләрне яңарту максатыннан оештырылды.

       Шушы көннәрдә Лесхоз халкы да Рәйсә Сафиуллина яшәәгән капка төбенә кич утырырга җыелды. Әлеге чара авыл халкы өчен чын мәгънәсендә матур бәйрәмгә әверелде. Җыелышкан өлкән буын яшьлекләрен сагынып искә төшерде, милли уеннар уйналды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, өлкәннәр, яшьләр - барысы да гармун моңына кушылды. Бала-чага өчен дә бу үзенә күрә яңалык, истә калырлык вакыйга булды.

         Татар халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән аерылып торган. Татарда чәйсез кунак булмый. Шуңа да  кайнар коймаклар, тәм-томнар белән чәй табыны кич утыруны тагын да ямьләндерде. Халык бүген рәхәтләнеп ял итте. Мәдәният хезмәткәре ярдәме белән оешкан әлеге чара искиткеч дәрәҗәдә күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев