“Марий Эл республикасы оешу көне” уңаеннан уздырылган спортинг-компакт буенча ачык турнир
Район яңалыклары

“Марий Эл республикасы оешу көне” уңаеннан уздырылган спортинг-компакт буенча ачык турнир

2019 нчы елның 3 нче ноябрь көннендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Ибатуллин Айрат 2 урын алды, Закиров Инсаф 3 нче урынга чыкты.

“В” категориясендә Гарипов Руслан 1 нче урынга лаек булды.

“С” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Гарипова Алия 2 урынны алды.  

“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе укучылары үзләренең  уңышлары белән сөендерделәр:

1 урын – Садыков Салават

3 урын –Ануфриев Арсений.

Супер финалда ярышның лидеры, абсолют чемпионы булып Гарипов Руслан танылды.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев