Мәртен авылында яшәүче Рәхилә Шәәрәпованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Агрофирма Мәртен» җәмгыяте җитәкчесе Әскәр Фатыйхов, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин котлады.
Рәхилә Габдулла кызы Мәртен авылында Габдулла белән Маһикамал гаиләсендә бишенче бала булып дөньга килә. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, шул сәбәпле Мәртен сигезьеллык мәктәбендә дүрт класс белем алып, унике яшендә колхозда хезмәт куя башлый. 1953 елда мәктәпкә техник хезмәткәр булып урнаша. 1961 елда Мәртен авылы егете Рәис Шәрәпов белән гаилә корып, парлы тормыш юлын башлап җибәрәләр. Бер-бер артлы гаиләдә өч кыз дөньяга килә. Балаларын матур, тату гаиләдә, төпле белем, күркәм тәрбия белән үстерәләр. Кызларына тормышта үз юлларын табуда киңәшче, олы терәк булалар. Рәхилә Габдулла кызы 1961 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы колхозда тырыш хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Рәхилә апа тормыш иптәше Рәис ага белән төп нигездә уртанчы кызлар Илсөяр тәрбиясендә яшиләр. Яшьлек еллары авыр вакытларга туры килсә дә, икәү бергә тормышларын үз куллар белән булдырып, тырыш хезмәт белән 64 ел матур үрнәк гомер юлларын үтеп, балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә матур, бәхетле картлык кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев