Мәскәүгә нард уйнарга бардылар
Дүрт көнлек марафонда безнең район балалары яхшы уен күрсәттеләр.
Мәскәүдә 7-11 август көннәрендә нард буенча «Мәскәү Кубогы» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры үткәрелде. Барысы 77 бала катнашты. Байлар Сабасыннан 7 яшь спортчы килде. Дүрт көнлек марафонда безнең район балалары яхшы уен күрсәттеләр. Кыска нардларда Камилла Кәримуллина 2нче урынны алды. Сафия Мөхәммәтова 6нчы нәтиҗәгә иреште.
Шулай ук әлеге спортта олылар да көч сынышты. Турнирга 135 тән артык өлкән кеше килде. Байлар Сабасы да төрле дисциплиналарда 3 спортчы катнашты. Озын нардлар буенча турнирда Рафаэль Кәримуллин 2нче булды. Сирина Мөхәммәтова хатын-кызлар арасында ике тапкыр пьедесталга чыкты. Ул төп һәм катнаш турнирларда 3нче урыннарны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев