Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчеттә укулар башланды

Саба җамигъ мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дини укулар башланды. Дәресләр көн саен өйләгә кадәр һәм өйләдән соң, кич 18.00 сәгатьләрдә башлана (ял көннәреннән тыш).

Бүгенге көндә уку төркемнәрендә 200ләп кеше белем ала. 7-12 яшьлек балалар һәм үсмерләр өчен шимбә көнне яңа төркемнәр оештыру да күздә тотыла. Шулай ук башлангыч белем алырга теләүчеләр өчен дә дәресләр  үткәреләчәк. Дини белем алырга теләге булучылар  мәчеткә килеп остазларга мөрәҗәгать итә алалар. Сабаның «Мотыйгулла» мәчете дә Ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнү теләге булган дин кардәшләр өчен укулар башлап җибәрергә әзерләнә.

Илмира Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев