Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы

Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, 1 март көнне Лесхоз бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды.

Анда 200 дән артык кеше катнашты. Катнашучылар түбәндәге дисциплиналар буенча ярыштылар: “чаңгы ярышлары”, “шорт-трек”, “турникта тартылу”, “отжимание”, “аркан тарту”.

Җиңүче исемен Шәмәрдән лицее командасы яулады, икенче урынга Эзмә урта мәктәбе командасы һәм өченче урынга Лесхоз урта мәктәбе командасы лаек булды. Шулай ук спортның 5 төре буенча шәхси беренчелеккә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә  Мәгариф идарәсе  һәм Саба район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды. Җиңүче команда күчмә кубокка ия булды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru/

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев