Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгариф оешмаларында экологик тәрбия чаралары

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Табигать белгечләре” экологик КВН узды. Чарада 5,6 класс укучыларыннан төзелгән “Урман дуслары”, “Җир балалары” командалары катнашты. “Хайваннар дөньясында”, “Кош оясы”, “Кошларны кем күбрәк белә?” кебек биремнәрне үтәү барышында укучылар табигать законнарын, аның байлыкларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Соңгы этапта алып баручы сораулар биреп, экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарырга мөмкинлекләрен плакатларда чагылдырдылар.

Шәмәрдән 1нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Тәрбияләнүчеләр урта төркем тәрбиячеләре белән бергә суган утырттылар, аларның үсеше өчен яктылык, җылылык һәм су кирәклеге турында белделәр. 

"Макулатура тапшыр - агачларны саклап кал» девизы астында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар, хезмәткәрләр макулатура җыю акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урманнарны саклау һәм чүп-чар күләмен киметү өчен кәгазь һәм картон җыюга җәлеп итү.

Тәрбияче Садыйкова Марина Никоноровна балалар белән "Безнең як урманнарында яшәүче җәнлекләр"дигән темага викторина үткәрде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X