Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән мәктәбендә якташлар очрашуы

Мичән җирлегенә кергән Керәнне авылы зур түгел. Халык саны йөздән аз гына артык. Шушы кечкенә генә авылның республикада танылган шәхесләре байтак.

Гомере буе район газетасында эшләгән балалар язучысы Газиз Нәбиуллинның да балачагы Керәннедә үткән. 1947 елда бөтен тирә-якны шаккатырып, авылда электр станциясе салганнар. 1948-1950 елларда Керәнне җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыткан язучы Мөхәммәт Мәһдиев бу хакта “Торналар төшкән җирдә” дигән китабында бик матур итеп язган. Кичләрен дә якты булгангамы, авыл халкы күбрәк укыган, ахры. Керәнне Хаҗиевлар нәселе белән дә данлыклы. Хаҗи оныкларының барысына да диярлек “иҗат җене” кагылган. Шуларның берсе – артист, режиссер, актив җәмәгать эшлеклесе Илдар Мөбарәк улы белән журналистика бүлегендә 80нче елларда читтән торып бергә укыдык. Бик тә оештыручан кеше иде, Сабадан икәнлегемне белгәч, мине аеруча якын итте. Кызганыч, хәзер аны арчалар (Илдарга 4 яшь чагында әтиләре Курса станциясенә күчкән) үзләренең якташлары дип таный.

undefined

Мөбарәкнең энесе, җыр-моңга мөкиббән тальянчы Шәрипнең балалары да сәнгатьтә, иҗатта танылган шәхесләр. Өлфәт – шагыйрь, Мадияр – Татарстанның халык рәссамы, Әнәс – җыр­чы, биюче, гармунчы. Керәнненең билгеле шәхесләре исемлеген журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасының бүлек мөхәррире Сөембикә Кашапова да тулыландыра. Туган телләр һәм халык­лар бердәмлеге елында район мәдәният, мәгариф учреждениеләре рухи өлкәдә уңышка ирешкән якташлар очрашуы үткәрүгә игътибарны арттырдылар. Узган атнада Мичән төп мәктәбендә булган «Туган ягы кирәк кешегә!» дип исемләнгән тәрбияви чара – моның бер мисалы. Укучылар белән очрашуга Сөембикә Кашапова, Мадияр һәм Әнәс Хаҗиевлар кайткан иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X