Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәҗид Шамхаловның «Кайнана» пьесасы буенча спектакль

17нче апрель көнне Өтернәс авыл клубының сәхнәсендә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дигән театр фестивале кысаларында, Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре Мәҗид Шамхаловның «Кайнана» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Без еш кына гади хакыйкатьне онытабыз: бер беребезне сакламыйбыз, ә аннары югалттык елыйбыз. Спектакльдә конфликтның бер ягында улы Аязга тормыш бүләк иткән әнисе, ә икенче ягында Сәгидә исемле яшь килене тора. Җәннәт беренче көннән үк киленен кабул итми.

Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп табып аңа бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгидә ире өеннән китә. Авыр вакытта Аяз белән Сәгидәгә ярдәмгә иптәшләре килә, алар шундый матур гаиләне саклап калырга булышалар. Тамашачылар бу комедияне бик теләп бер сулышта карадылар һәм көчле алкышлар белән актерларның уйнавына соклануларын белдерделәр.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев