Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мин әни булдым!»

Кеше гомерендә бәхетле мизгелләр күп була. Ә шуларның иң татлысы, иң ләззәтлесе- әни булу шатлыгын кичерүдер, мөгаен. Нарасаеңны кулыңа алып сөю, аның беренче елмаюын, тәпи атлап киткән мизгелләрен күрүне тагын нинди рәхәтлек белән чагыштырып булыр иде икән?

Әниләр көне уңаеннан газета укучыларыбыз арасында үткәрелгән  «Мин әни булдым!» дигән бәйгенең шарты  буенча да, безгә җибәрелгән гаилә фотоларында әни белән бәбинең иң бәхетле  чаклары тасвирланган булырга тиеш иде. Газета укучыларыбыз да, интернет кулланучыларыбыз да бәйгене бик яратып кабул иттеләр. Чөнки конкурска килгән 19 фотога да айдан артык бик актив тавыш бирү барды, сайтыбызда фотоларга җылы  комментарийлар калдырылды. Һәм менә, ниһаять, өченчекөн тавыш җыюга  «стоп» командасы бирелгәч, конкурсның җиңүчеләре дә билгеле булды. Редакция коллективы, бәйгебезнең төп спонсоры «Саба сувенирлары» гаилә компаниясе – Лилия һәм Фәрит Вафиннар катнашында  иң күп тавыш җыйган Гөлназ Зыятдинова (Лесхоз), Алинә Госманова (Казан), Сабадан Эмма Мөхәммәдиярова һәм конкурска иң беренче фото китерүче буларак махсус призга ия булган Нәзирә ханым Раковалар тәбрикләнде. Беренче урын иясе Гөлназ бүләкләү тантанасына гаиләсе- нәни кызы, ире, әти-әниләре белән килгән иде. Фотода әнисе кочагында биләүдә яткан Сәидә инде 9  айлык «дәү» кыз булып үсеп килгән. Конкурс иганәчесе Лилия Вафина да үзләрендә чигелгән затлы мендәрне «Сәидәнең әнисенә беренче бүләге булсын» дип тапшырды. Икенче урын иясе - Алинә бүләк алырга баруны Иләбәрдә яшәүче әнисе Сөмбелә ханымга «йөкләгән». Мөгаен, Әниләр көненә шулай үзенчәлекле бүләк ясыйсы килгәндер.Кечкенә оныклары Зәмирәгә тавыш бирүдә аеруча Алинәнең әтисе Фәнис абый зур тырышлык куйган, «Сылтаманы башкаларга таратуда телефонны кулдан төшермәдек диярлек, тора бара бу үзенә күрә азартка әйләнде»,-дип шаярттылар Хаҗиевлар. Өченче конкурсант – Сабага Әлки якларыннан килен булып килгән Эмма бүгенге көндә 4 бала анасы. Тормыш иптәше Илнар белән гаиләләрендәге парлы шатлыклары- 4 айлык Илдан белән Диләрәнең янында тагын олы абыйлары Инсаф белән Ислам үсеп килә. Гаиләләрендәге тулы гармония һәм бәхет Эмманың нурлы йөзләрендә, елмаюында  чагыла иде бу көнне. «Әлеге конкурста катнашырга  «элекке фотолар булса, бигрәк яхшы», дигән  сүзләр этәрде,-ди дүртенче конкурсантыбыз Гөлнәзирә ханым. Улым Илфат белән 1991 елда төшкән фотобызны җибәрдем. Тавыш бирүдә хезмәттәшләрем, дусларым, сыйныфташларым, авылдашларым, кыскасы, бик күп кеше булышты. Алар арасында хәтта Германиядә, Казахстанда, Якутск шәһәрендә яшәүчеләр дә бар иде. «Саба таңнары»ның даны шулай еракларга  таралды. Әйтәсе килгән фикерем: җир йөзендә ятимнәр булмасын, һәр туган баланы әти-әнисе үзе тәрбияләсен»,- ди ул. Амин, шулай булсын!  Газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Габдерәүф улы да җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырганда шушы фикерне күәтләп, фотолардагы бәхетле мизгелләр әниләрне гомер буе озата барсын иде диде  һәм сөенечле фотолары белән уртаклашканнары өчен барлык катнашучыларга да ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев