Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МИН САЙЛАУГА НИ ӨЧЕН БАРАМ?

8 сентябрьдә республикабыз күләмендә сәяси вакыйга – ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Шушы уңайдан райондашларыбызга «Сез сайлауга ни өчен барасыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп, аларның уй-фикерләре белән таныштык.

ГӨЛНАЗ НИГЪМӘТЖАНОВА, АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе:

Сайлаулар безнең гаилә өчен – һәрвакыт мөһим сәяси вакыйга. Әнием сайлауларга бик җитди карады, һәр кеше гражданлык бурычларын үтәргә тиешлеге хакында кечкенәдән төшендереп үстерде. Без һәрбер сайлауны көтеп алып, өлкәннәргә ияреп участокка бара идек. Тавыш биреп кайткач та, бу көн гадәттәгечә генә түгел, аралашып, очрашып, кыскасы, үзгә бер төсмер белән уза иде. Бүген бу традицияне әти-әни буларак үзебез дәвам итәбез. Һәр сайлауда балаларны үзебез белән тавыш бирергә алып барабыз. Алар да кечкенәдән илебез өчен сәяси вакыйганың асылын аңлап үсәргә тиеш.

АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе буларак, көзге уңышны җыйнап ала торган җаваплы чор булса да, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сайлауларда актив катнашырлар, тавышларын бирерләр дип ышанам. Татарстаныбыз киләчәге өчен сайлауларда барыбыз да бердәм катнашыйк!

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X