Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Минем дә бар иде балачагым...". Тыл ветераны белән очрашу

"Сугыш хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру кысаларында 16нчы апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны белән “Минем дә бар иде балачагым" дип аталган очрашу уздырдылар. Бу очрашуның максаты-буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу һәм балаларда илебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең, батыр хатын – кызларның истәлеген саклап калу, үткәннәрне хәтерләүгә сак караш тәрбияләү.

Германова Минҗамал апа сугыш вакытында авыр тормыш турында, хатын-кызлар, балалар, тылдагы картларның ничек эшләгәннәре, бүгенге көнгә, тыныч тормышка ничек рәхмәтле булуы турында сөйләде. Ул балаларга фоторәсемнәр күрсәтте. Балалар аңа үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, җирдә тынычлык хакына батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев