Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мини-трактор ясаган

Узган атнада буран чыгып, хәйран гына кар явып алды. Койма буйларында көртләр барлыкка килде. Димәк, көрәргә кирәк. Байлар Сабасында яшәүче Радик Мөхәммәдгалиев өчен бу, кем әйтмешли, ике тиен бер акча. Мини-тракторын кабызды да, тиз арада капка төбен каршыдагы күтәртелгән дамбага кадәр чистартып та куйды. Кулы белән кеше йорт мәшәкатьләренә әнә шулай күп вакыт әрәм итми шул.

Без үзебез 6 сутыйлы бәрәңге бакчасын хатын белән бергә әкренләп бер атна  китмәнлибез. Ә Радик  үз җир кишәрлеген мини-тракторы белән ярты сәгатьтә мамык итә дә куя. Аңа техника  җене кечкенәдән кагыла. Әтисе Хәкимҗан XXII партсъезд исемендәге  колхозның (Тимершык) алдынгы  механизаторы була, 40 ел чылбырлы “ДТ” тракторы белән  җир эшкәртә. Кулы алтын иде. Һөнәр буыннан-буынга   күчә бит. Радик та эретеп  ябыштыру аппаратын  куша да,  йорт-хуҗалык  өчен  кирәкле әйберләрне  үзе  ясый.  Гаражда иске  “Восход” мотоциклы тик тора бит. Бервакыт Радикның башына аны квадроциклга әйләндерү идеясе  килә. Эшеннән кайтуга гаражда мәш килә башлый. Ике атнада дигәндә матай двигателеннән, “Ока” тәгәрмәчләреннән, арткы күперчегеннән, мотороллер ре­дук­торыннан квадроцикл җыя. Хик­мәтле  техникага сокланырга  бөтен күрше-тирә җыела. Шуннан  соң ул  күптәнге хыялын тормышка  ашырырга була. Мини-трактор ясарга керешә.  Нигез итеп “Җигули”  күперчеге, тапшырулар тартмасы, мотоблок двигателе алына. Аларны булачак техникага  яраклаштыра. Запас  частьларны табарга  кияве Азат та булыша. Трактор “К-700” кебек  билдән бөгелә, тормозы  эшли, поворотниклар куелган. Уенчык кына кебек тоелса да, чып-чын трактор ясап куйган Радик. Кулдан ясалган тракторларның   күзгә чалынганы бар, әмма мондый затлысын, җыйнагын, камилен күргән юк иде әле. Аңа кар эттергеч,  сука, фреза һәм башкасын тагарга була. “Тракторны җыйганда сызымлап-нитеп тормадым, практикага нигезләндем“,- ди ул...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев