Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм» дип исемләнгән әдәби кичә

14 февраль көнне яраткан, кадерле кешеләр бер - берсенә бүләкләр бирәләр, мәхәббәт сүзләре һәм теләкләр язылган махсус открыткалар бүләк итәләр. Изге Вәли  көнен – бөтен дөнья буенча барлык гашыйклар билгеләп үтә. Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе дә 15 февраль көнне яраткан укучыларына “Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм” дип исемләнгән мавыктыргыч, әдәби кичә бүләк итте.

Район китапханәсе хезмәткәрләре “BIBLIO PARTY” проекта кысаларында 10 сыйныф укучыларын кунакка чакырдылар. Кичә Изге Вәли көненең тарихы белән таныштырудан башланып китте. Укучылар бәйрәмнең төрле илләрдә ничек бәйрәм ителүен, гашыйклар бер-берсенә нинди бүләкләр бирүләрен, мәхәббәт хакына бөек кешеләрнең, шагыйрьләрнең гамәлләрен, матур сүзләрен тыңлап уздылар. Шулай ук китапханәчеләр катнашучылар белән  төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев