Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп тормышыннан...

Уку елы уңышлы башланып китте. Мәктәп тормышында бүгенге көндә иң мөһиме – куркынычсызлык. Укучылар исән-имин булсын эчен И.С.Башкиров исемендәге гомумбелем бирү урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. 9 сентябрь көнне Лесхоз ОП отделение командиры Мингазов Рөстәм Шамил улы белән югары сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды. Мингазов Р.Ш. укучыларга өйрәнү эвакуациясенең кирәклеген, пожар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатып сөйләде. МЧС вәкиле катнашында өйрәнү эвакуациясе оештырылды.

Мәктәп тормышы кабул ителгән план нигезендә оештырыла. 3 сентябрьдә Юнармия отряды “Капля жизни” һәм “Диктант Победы” акцияләрендә катнашты. Укучылар Икенче Бөтендөнья сугышы темасы буенча бирелгән сорауларга җавап биреп көчләрен сынап карадылар. Мәктәп ишегалдында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Санап киткән чаралар буыннар бәйләнешен саклап калырга, балаларга тормышның кыйммәтлеген аңларга ярдәм итәләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев