Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мәктәпкә җыенырга булыш»

Республикабызда әти-әни­ләргә ярдәм итү макса­тын­нан үткәрелүче “Мәк­тәпкә җыенырга булыш!” хәй­рия акциясе иң игелекле гамәлләрнең берсенә әве­релде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. Чыннан да, янәшәбездә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр шактый, аларны кайгыртуны да хөкүмәтебез мөмкин кадәр үз канаты астына алырга тырыша. Әле дөньяны яңа таный-белә башлаган сабыйларның берсенең дә мохтаҗлыкны тоймыйча, яшьтәшләре арасында кимсенмичә үсүләрен кайсыбыз гына теләми икән.

Бәйрәм барышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та: “Безнең иң олы байлык ул - сәламәт балалар, ягъни алар - безнең имин киләчәк дигән сүз. Балаларны бәхетле итеп үстерсәк, безгә бу алдагы көнебездә мең яхшылык булып кайтачак. Бөтен игътибарны балаларга юнәтергә, аларны тәрбияле, белемле итеп үстерүдә без- өлкәннәр бар мөмкинлекне дә эшкә җигәргә тиешбез. Хәйрия акциясендә катнашкан, үзләреннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм”-диде. Алга таба йөзләрендә шатлык чаткылары уйнап торган сабыйлар бер-бер артлы сәхнәгә чакырылып (иң башта беренче сыйныфка баручылар тәбрикләнде), район җитәкчесе һәркайсының иңнәренә мәктәп әсбаплары салынган сумкалар киертте, уку кирәк- яраклары җыелмалары бүләк итте. Алга таба сәхнәгә мәрхәмәтлелек ациясенә теләктәшлек күрсәткән җитәк­че­ләр күтәрелде. Балалар "Таттелеком" АҖ Саба бү­леге җитәкчесе Алмаз Галиев (фотода), “Игенче” җәмгыяте рәи­се Алмаз Зарипов, “Са­ба” җәмгыятенең Сатыш бү­­леге җитәкчесе Фәрхәт Сәү­банов, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йор­­ты директоры Рөстәм Ра­­вилин, “Мөхәммәтшин З.М. ”КФХ җитәкчесе Зөфәр Мө­хәм­­мәтшин, “Шытсу” авыл­ ху­җалыгы предприя­тиесе җи­тәкчесе Флорид Гайнуллин кулыннан да хәй­рия ярдәмнәре алдылар. Бәйрәмне Балалар сәнгать мәктәбенең биючеләр ансамбле, виртуоз баянчы Айнур Габделхаков, танылган җырчы Илшат Сафин чыгышлары ямьләндерде. Сабада яшәүче 8 бала әнисе Фәридә Хәйретдинованың 3 баласы гимназиядә белем ала, быел 7 яшьлек уллары Илфир дә беренче сыйныфка укырга керергә җыена икән. Абый-апаларына бүләк алу шатлыгы белән уртаклашырга бәйрәмгә иң кечкенәләре - 2 айлык Иркә дә килгән иде. “Өч балабыз бүгенге көндә “Крутушка” санаториенда ял итә. Тормышка зарлана торган түгел, Аллага шөкер. Безнең кебекләрне дәүләт һәрдаим кайгыртып тора. Район җитәкчелеге ярдәме белән зур йортлы да булдык. Пособиеләр түләнә, менә мондый игелек акцияләреннән дә калдырмыйлар. Инде уку кирәк-яраклары хәстәрли башлаган идек, мәктәп формалары гына аласы калды. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк”,- дип канәгатьлелеген белдерде ул. “Без дә хөкүмәт күрсәткән ярдәмнән бик риза, карантин вакытында азык-төлек җыелмалары да китерделәр- дип, әңгәмәгә кушылды Тенеки авылында яшәүче 6 бала анасы Илдәрия Гомәрова. -Быел мәктәпкә 4нче балабызны озатабыз, 2 улыбыз белән бер кызыбыз Юлбатка барып укыйлар, авылдан автобус йөртеп тора. Моңа рәхмәт дими, ни дисең? Балаларыбыз мотаҗлыкны кичермиләр, тормыш өчен бар әйберебез дә бар, маллар асрап торабыз. Исән сау булыйк, шөкер итеп яшик!” ,- дип рәхмәт сүзләрен җиткерде шатлыгы йөзенә чыккан ана. Ул көнне Сабаның Яр буена килгән һәр бала, һәр ата-ана шундый күңелле хисләр, шатлыклы кичерешләр дулкынында тибрәлде.

“Быел районыбызда 1 сыйныфка 482 бала укырга керә. Узган ел бу сан 526ны тәшкил иткән”.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев