Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәрхәмәт ункөнлеге

Бүген, 1 декабрьдән районда Инвалидлар ункөнлеге башлана. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан көтеп алынган, рәхим-шәфкать тулы ун көн ул. Аның төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәлеп итү. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан социаль бүлеге уч­реждениеләрендә үткәреләчәк чаралар планы расланды.

Лесхоз картлар йорты-интернатында онлайн концертлар, шахмат-шашка ярышы, коляскада йөрүчеләр арасында “Күңелле стартлар” уены, поэзия кичәсе, рәсем бәйгесе, “Дөньяны матурлык коткарыр”, “Чит кайгы булмый, “Бер сафта” дип исемләнгән аралашу сәгатьләре, социаль хезмәтләрдән файдалану инвалидларның яшәү урыннарында “Арттерапия” технология­се кысаларында тернәкләндерү шөгыльләре һәм башка чаралар каралган. “Балкыш” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль учреждение, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү дә планлаштырыла. Казанда 3 декабрьдә узачак “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивале дә шушы чаралар кысаларына кергән. Катнашучыларны республика милли музеенда Татарстан тарихы экспозицияләре, “Мөселман сәнгате шедеврлары” күргәзмәләре белән танышу да көтә. Алар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне күз уңында тоткан хәлдә уздырылачак.

Безнең районда 4022 инвалид яши. Шуларның 440ы – I, 1802е – II, 1555е III төркем инвалид. Инвалид балалар – 225 (2007 елда – аларның саны 326 булган) , шуларның 32се коляскада утыра. Ятып кына торучылар – 25 кеше. Районда I төркем инвалидлар саны 15 ел эчендә 170кә арткан.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев