Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Наил Хәмидуллин истәлегенә 10нчы көрәш турниры

Бүген  Саба спорт комплексында  Наил Хәмидуллин истәлегенә 2004-2006  елгы һәм 2007-2008  елгы егетләр арасында көрәш буенча ачык  шәхси турнир булды.. 

Инде  унынчы тапкыр  үткәрелүче  ярышка республиканың 11 районыннан һәм Казаннан 90нан артык үсмер  килде. Бәйгене  ачу тантанасында  Наил Хәмидуллинның бертуганнары һәм  якыннары катнашты.   Наил Хөснулла улының тормыш   юлы белән турнирны  алып  баручы  Рәшит Кәримов таныштырды.  Башкарма   комитет аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов якташыбызны  хөрмәт ерак районнардан (Актаныш, Азнакай районнары    яшь   көрәшчеләре дә бар  иде)   килгәннәре өчен район башлыгы исеменнән барысына, шулай ук  турнирны ун  ел дәвамында  оештыручыларга, ТР «Көрәш» федерациясенең башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил  Хәйруллинга рәхмәт белдерде.  Равил  Хәйруллин исә үзенең чыгышында Сабага  буш  кул белән   килмәвен белдереп, иң   яхшы  көрәшчегә һәм җиңүгә нык омтылыш   күрсәтүчегә аерым призлар вәгъдә итте.  Дүрт  сәгатьтән артык барган бил  алышулардан  соң  әлеге  призларга Сабадан Нияз Хәлиуллин белән  Арчадан  Таһир Кәримов  лаек  булды. Шәхси беренчелеккә   килгәндә, үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннарны түбәндәге   көрәшчеләр алды:

2007-2008 елгы  көрәшчеләр арасында:

36 кг. га кадәр авырлык категориясе: 1. Муса Әнвәров (Актаныш).2. Булат Әхмәдуллин (Саба). 3. Руслан Гыйниятуллин (Әлмәт).

40 кг. га кадәр: 1.  Ильяс Габдрахманов (Саба). 2. Ислам Нәбиев  (Кукмара). 3. Аслан Закиров (Актаныш).

50 кг. га кадәр: 1.Динияр Хәсбиев (Саба). 2. Рәмис Нурмәтов (Кукмара). 3. Рөстәм  Шакирҗанов (Актаныш).

60 кг. 1. Таһир Кәримов (Арча) . 2. Ильяс Гарипов  (Казан). 3. Илшат Ибраһимов (Саба).

60 кг.нан югары. 1. Дияз Вәлиәхмәтов  (Арча) . 2. Булат Шакиров  (Арча). 3. Артем Варламов (Саба).

  2004-2006  елгы   көрәшчеләр арасында:

55 кг. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Рубин Раджабов (Әлмәт). 3.Ислам Закиров  (Азнакай).

60 кг. 1.  Илфат Миннигалиев (Азнакай). 2. Ислам Кәримов  (Мамадыш). 3. Роман Спиридонов (Әлмәт).

65 кг.  1. Ранил Хәйретдинов (Арча). 2. Булат  Яруллин (Кукмара). 3. Адель Мусин (Мамадыш).

75 кг.  Илназ Шәмсиев (Актаныш). 2.Ислам Таһиров (Саба). 3. Динияр Моратов (Арча) .

80 кг. Рәлиф Сәләхетдинов (Арча). 2. Язнур Гарипов (Саба). Осман Махмич (Әлмәт).

85 кг. Рифат Ахунҗанов  (Саба). 2. Рөстәм Газизов (Мамадыш). 3. Искәндәр Исрафилов (Әлмәт).

85 кг.нан югары үлчәүдә. Румил Синкичев (Әлмәт). 2, Азат Хамдиев  (Казан). 3. Нияз Кәримов (Мамадыш).  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев