Нарды уенында сабалылар призер булды
Район яңалыклары

Нарды уенында сабалылар призер булды

10-15 декабрь көннәрендә Саратов шәһәрендә нарды уены буенча Төбәкара спорт ярышлары - «Идел буе Кубогы»узды.

Турнирга илебезнең төрле почмакларыннан – Краснодардан алып Красноярскига кадәр 100 дән артык спортчы килгән иде. Әлеге төр ярышта Саба районы командасы да катнашты . Һәм матур уен нәтиҗәләре күрсәтеп призлы урыннарга лаек булды. Хатын-кызлар арасында блиц турнирда Сиринә Мөхәммәтова һәм ир-атлар арасында бер пойнтлы турнирда Илнур СафиуллинИдел буе кубогы призерлары булдылар. Котлыйбыз!


Нет комментариев