Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы эстафетасы

Лесхозда Саба урман хуҗалыгы коллективлары һәм Мишә авыл җирлеге командалары арасында Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар 4×3 километрлы эстафетада узыштылар. Ярышларны легендар урманчы Нургали Миңнехан улының оныгы Азат Миңнеханов ачып, командаларның спорт бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Эстафетаны Гөлсем Миңнеханова, Азат Гатиятуллин, Илнур Сабиров, Гүзәл Нәфыйкова составында Мишә авыл җирлеге чаңгычылары отты һәм Күчмә кубокны үзендә калдырды. Икенче урынны селекция-орлыкчылык үзәге чаңгычылары ( Руслан Газизов, Алмаз Нуриев, Наталия Иванова, Лилия Галимуллина) алды. Саба урман хуҗалыгы аппараты командасы (Азат Миңнеханов, Илһам Рәхмәтуллин, Эльмира Газизова, Рәзилә Галиева) 3нче нәтиҗә күрсәтте.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев