Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өченче яшь университеты

"Укырга! Укырга! Һәм тагын бер кат укырга!", - безгә бу сүзләрне В. И. Ленин васыять иттеп калдырды. Бу акыллы сүзләр балалар һәм яшләр өченме яки барлык яштәге кешеләр өчен әйтелгәнме, без инде белмәячакбыз.

Әмма безнең XXI гасырда бу сүзләр бик  актуаль. Бүгенге көндә дөнья бик тиз үзгәрә һәм үсә, көндәлек тормышка яңа технологияләр һәм белемнәр кертелә, алар беренче карашка гадәти әйберләрне кысырыклыйлар. Мәсәлән, электрон чиратлар тере чират белән актив көрәш алып бара бүгенге көндә. Тик моның өчен компьютер һәм интернеттан файдалана белергә кирәк. Яшьләр өчен бу авыр түгел, ләкин пенсионерлар һәм өлкәннәр өчен бу бик авыр. Алар бу белемнәрне җиңел һәм аңлаешлы формада алуга мохтаҗ.

РФ Пенсия фонды “Союз пенсионеров” белән берлектә безнең пенсионерларга бушлай шундый мөмкинлек бирә. Инде 2007 елдан бирле «Өченче яшь университеты» актив эшли. Пенсия яшендәге студентларны компьютер техникасы нигезләренә өйрәтәләр, шулай ук интернеттан файдаланырга өйрәтәләр. Чөнки интернетка тоташкан компьютер, планшет яки смартфон бар икән, күп кенә операцияләрне өйдән чыкмыйча гына башкарырга була.

1 октябрьдән “Өченче яшь университетының” 2018-2019 яңа уку елы ачылды. Яңа пенсионер-студентлар группалары компьютер белеменә өйрәнә башлады инде. Бу белемнәрен үзләштерүдә безгә беренче гимназиядә укытучы Галихузина Гөлназ Фәрид кызы һәм Шәмәрдән лицеенда укытучы Кәримуллин Рөстәм Габделфәрт улы ярдәм итә. Бу укытучыларның хезмәтен узган елларда уку курслары узган пенсионерлар югары бәяләде инде. Саба муниципаль районында пенсия яшендәге 100 дән артык студент белем алып  сертификатландылар.

Саба муниципаль районында, компьютер белеме нигезләреннән тыш, Өченче буын университеты бу уку елында Гарәп теле курслары һәм Хокукый белемнәр мәктәбе курслары тәкъдим итә. Ә иң мөһиме, мөгаен, бу яңа танышу һәм аралашу. Бәлки, кайбер пенсионерлыбызга иң җитмәгәне шулардыр.

Пенсия яшендәге студентлар кайчан соңгы тапкыр мәктәп партасы артында утыруларын искә төшерә аламы? Минемчә, әйе. Ә алар шулкадәр еллар узгач, үзләрен яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтып, укытучы алдында укучылар кебек мәктәп парталары артына утырырлар дип уйлаганнар микэн? Минемчә, юк. Барысы да элекечә: мәктәп, сыйныф, парта, такта һәм укытучы. Бер генә аерма, алар алдында заманча компьютерлар,  һәм аларга аларны үзләштерергә туры киләчәк. Пенсиягә чыгу белән тормыш туктала дип кем әйткән?! Тормыш  башлана гына!

Укырга! Укырга! Һәм тагын бер кат укырга!

Сунгатов А.Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев