Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӨЧПОЧМАКЛЫ ХАТЛАР КИЛДЕ

Республика күләмендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган «Солдат хатлары» дигән акция игълан ителгән иде. Әлеге акциягә редакциябез дә кушылып, райондашларыбызның гаилә архивында кадерле ядкарь, тарихи истәлек булган фронттан килгән хатлар газетабыз битләрендә урын алды. Дошман ядрәсе астында язылган, илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы көченәчә сугышкан якташларыбызның якыннарына язылган хатлары тетрәндерде дә, уйландырды да. Аларда – дәһшәтле сугыш кайтавазы.

  «Солдат хатлары» акциясендә катнашкан газета укучыларыбызны «Саба таңнары» газетасына яртыеллык абунә белән бүләкләргә вәгъдә иткән идек. Әлеге мөмкинлекне безгә кабат юмарт куллы, киң күңелле спонсорыбыз – «Зармус» мебель компаниясе бирде. «Зармус» районыбызда  яхшы сыйфатлы,  һәркемнең зәвыгына туры килердәй йорт җиһазлары ясау  белән шөгыльләнә.   Райондашларыбызны  күз явын алырдай мебельләр ясап шатландыру белән бергә, бу юлы  әлеге компания  «Саба таңнары» газетасына  абунә белән бүләкләп тә куандырдылар. Җомга көнне хат ташучылар  «Зармус» компаниясе  спонсорлыгында  Иске Мичәннән Фәридә Исламовага, Сабадан Лилия Фәтхриевага, Әнисә Шәфыйковага, Энҗе Заһидуллинага, Олы Кибәчедән Гүзәлия Измайловага,  Йосыф Аланнан Миләүшә Каюмовага    өчпочмаклы хат эчендә  «Саба таңнары» газетасына  квитанцияләр  тапшырдылар. Шулай  ук Җиңү көне алдыннан   районыбызның биш фронтовигы – Бөек Ватан сугышы инвалидлары  Иске Икшермәдән Камил Якупов, Нурислам Фәрхуллин,  Төбәк авылыннан Хаҗиәхмәт Әлмиев,  Шәмәрдәннән Биктимер Ибраһимов, Көектән Шаһи Гайфиев спонсорыбыз бүләген –    өчпочмаклы хатта «Саба таңнары» газетасына  яртыеллык квитанцияләр кабул итеп алдылар. «Зармус» мебель компаниясенә һәм акциядә катнашучыларга  олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырбыз дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев