Гаиләгә яңа шатлык өстәлде
Олы Кибәче авылында Рузия һәм Рамил Шакировлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз салды. Сабыйга Инсаф дип исем куштылар. Олы кызлары Азалия 5 сыйныфта укый, кечкенәләр 6 яшьлек Әмир белән 5 яшьлек Кәрим балалар бакчасына йөриләр.
“Әле өйдә өлкәннәр- кадер-хөрмәттә яшәүче әби белән бабай да бар. Бик тәртипле гаилә. Яшьләр үз тырышлыклары белән ике катлы йорт төзеп чыктылар.Хәзер менә гаилә тагын бер кешегә артты, яңа куаныч өстәлде. Исән-сау гына яшәсеннәр, сабыйларын тигезлектә үстерсеннәр”- дип уртаклашалар авылдашлары социаль челтәрләрдә. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, бәхетле сабый булсын!


Нет комментариев