Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр

6 нчы ноябрь көнне Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр һәм мәдәният сәнгать турындагы сорауларга актив җавап бирделәр. Уен вакытында патриотик җырлар, туган як, дуслык турында җырлар яңгырады, биюләр булды. «Башваткыч» уены тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды. Соңыннан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев