Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар мәчетенә экскурсия

8нче июнь көнне “Дуслык” ял һәм сәламәтлек лагерена йөрүче укучылар Олы Шыңар мәчетенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиябезнең максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп куелды.

Балалар мәчетнең барлык бүлмәләре белән таныштылар. Мөселман кешесе мәчеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә тиеш, мәчеткә килгән ир-атларның, хатын-кызларның киеме нинди булырга тиеш икәнлеге сөйләнде. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам икәнлеген, изге китап – Коръән икәнлеген мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләнде. Укучыларга мәчеткә экскурсиягә килү ошады.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев