Өйләнерләр әле бер
Көннәр язга таба бара торгач, Гашыйклар көне дә җитте. Аңарчы, 12 февральдә Халыкара никах агентлыклары көне билгеләп үтелде. Алар урта гасырларда ук барлыкка килгән һәм хәзер дә димчеләр бик кирәк. Бер-берсен таба алмаучылар күп чөнки.
Әйтик, Тимершык, авыл җирлегендә генә дә өйләнмәгән (21-40 яшькә кадәр) 71 ир-егет бар икән. Дөрес, андыйларны 30 яшьтән алып саный башларга кирәктер. Үзем дә 16да ук гашыйк булсам да, 30ның теге ягында гына өйләндем. Гомумән, гаилә коруда “алтын урталык” итеп 25 яшьне алырга була. Элегрәк гашыйкларның күбесе шул тирәдә өйләнешсә, хәзер 25 яшьтән соң никахлашалар. “Карт егетләр” нигә башлы-күзле булырга ашыкмый соң? Бу сорауга җавап бирүчеләр фамилияләрен түгел, хәтта авылларын да күрсәтергә кушмадылар.
Азат:
– Нигә дип? Болай да рәхәт бит әле. Өйләнәсе, дөресрәге, хатын көен көйлисе килеп тормый. Үзем өчен яшисе килә дип әйтимме соң? Алга таба күз күрер. Бүтән сорамагыз.
Булат:
– Үзем эчмим, тартмыйм, эшлим. Тик авылда кызлар юк. Алар шәһәргә китеп бара һәм яши. Авылда хатын-кызга һөнәре буенча эш табуы кыен.
Рафис:
– Үз тиңемне очратмаганмындыр әле. Яшьтәшем өйләнде дә, шәһәргә күчте. Хәзер айга 15 мең ипотека кредиты түли дип беләм. Кирәкме ул? Мин башта үз йортым, машинам булсын дип тырышам. Мин күз тоткан бер кызның инде машинасы бар. Әмма аңа кабалага төшәсем килми. Иртә өйләнеп, күңел тартмаган кешең белән торганчы, тиң парыңны тапканчы буйдак булуың яхшырак.
Зөлфия Гыйльманова, Курсабаш:
– Хәзер авылда никахлашмый гына бергә торучылар да бар. Алар инде бераз өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Соңрак язылышырга мөмкиннәр. Егетләргә ник өйләнмисең дип әйтәбез инде, әмма мәҗбүр итеп булмый. 2020 елда җирлектә гаилә коручылар гомумән теркәлмәде. Былтыр 3 пар язылышты, 1 гаилә таркалды.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев