Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйләнешүчеләр кимеде, туучылар артты

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның алты аенда районыбызда 130 бәби дөньяга килгән. Бу узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 8гә күбрәк. Туучыларның 70е кыз, 60ы малай. Соңгы атналарда әти-әниләр нәниләренә Талия, Әминә, Диләрә исемнәрен күбрәк кушканнар. Шул ук вакытта яртыеллыкта районда никахларын законлы рәсмиләштерүчеләр кимеде.

Яшьләрнең тормыш планнарына коронавирус белән бәйле вәзгыять тә тискәре йогынты ясый. 2019 елның 6 аенда 54 яшь гаилә барлыкка килсә, быел әле 37 пар гына язылышкан килеш. Аерылышучылар саны да кимеде. Узган ел 33 гаилә таркалса, быел – 20. Алты айда 205 кеше вафат булуы районда табигый үсешнең дә кимү ягына кискен үзгәрүен күрсәтә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев