Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӨЙЛӘРЕБЕЗ ҖЫЛЫ БУЛСЫНГА

“Сабагаз” идарәсе хезмәт­кәр­ләренең барысын да чын кү­ңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Бәйрәм уңаеннан рәхмәтнең иң олысын хөрмәтле ветераннарыбызга җиткерәсе килә. Аларның күркәм тради­ция­ләрен – һөнәрилекне, җаваплылыкны һәм фидакарьлекне хәзерге яшьләребез лаеклы дәвам итә. Без, бердәм коллектив, “Газпром Трансгаз Казань” җәмгыяте тарафыннан алдыбызга куелган бурычларны, зур җаваплылыкны тойган хәлдә, намус белән башкарабыз. Бүгенге көндә газлаштыру дәрәҗәсе хезмәт күрсәткән районнарның барлык тармагында зәңгәр ягулыкка булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Киләчәктә дә яуланган югарылыктан тайпылмыйча, яңа хезмәт уңышларына ирешеп эшләргә, алга карап яшәргә язсын!

Исмәгыйль Мөхетдинов, 
“Сабагаз” идарәсе начальнигы

…Эштән кайтып керү белән иң элек газ плитәсенә чәй куябыз. Суык икән – газ мичен кабызабыз. Зәңгәр ягулыкның кайдан, нинди юллар белән килүе өчен аз гына да борчыласы юк. «Сабагаз» идарәсе слесаре Фидаил Баһманов та авылдашларының өйләреннән җылы, табыннарыннан кайнар ризык өзелмәсен өчен инде ике дистә ел фидакарь хезмәт куя...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев