Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйнең яме әни белән

Бу көннәрдә районыбыз җи­тәкчеләре Олы Ныр­ты авы­лында яшәүче Мә­ликә Муллахмәт кызы Җиһан­шинаны 90 яше тулу уңаеннан олуг юбилее белән котладылар.

Мәликә апа  Югары Симет авылында туа.  1941 елда әтисенең туган ягы – Чәбия-Чүрчигә кайтып урнашалар. Әтисен сугышка алгач,  әнисе биш бала белән ялгызы кала. Мәликә апа 12 яшеннән олылар белән беррәттән басуда эшли, маллар көтә, фермада терлекләргә тораклар төзи. 18 яшендә Кукмарага вагон төяргә китә, Лесхозда кул пычкысы белән урман кисә. 1953 елда Нуретдин  Галәви улына  кияүгә чыгып, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Мәликә Җиһаншина «Саба» совхозында эшләп, ла­еклы ялга чыга. Бүгенге көндә Мәликә Җиһаншина  кече кызы гаиләсе белән хәерле, имин картлык кичерә. Аның биш оныгы, биш оныкчыгы бар.  Әле дә йорт эшләрен  башкарып, тәмле ашлары бе­лән балаларын сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев