Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Парк төзеләчәк. Исеме ничек булыр?

Сабабызда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы нигезендә тагын бер зур проект тормышка ашырылу алдында тора.

Сүз халык  телендә “әфганчылар паркы” дип йөртелгән  урында  яңа парк  булдыру турында  бара.  Шул  уңайдан Балалар иҗат үзәгендә Байлар Сабасының За­кир Йосыпов урамы буйлап  урнашкан парк­ны төзекләндерү кон­цепциясе буенча җә­мәгать тыңлаулары үт­­те. Ягъ­ни сабалыларга аның  нинди буласын үзләренә хәл итү мөм­кин­леге дә бирелде. Залга җитәкчеләр, район үзәгендә, бигрәк тә шул парк тирәсендә яшәү­челәр, яшьләр һәм өлкән буын  вәкилләре, гомумән,  ул  урынның ки­ләчәгенә битараф бул­­маганнар җыелган  иде. Фикер алышуга ке­реш­кәнче, “Акварэй” җәм­гыяте архитекторы  Ири­на Чайникова парк­ны төзекләндерүнең кон­цеп­­циясен тәкъдим итте. Слайдлардан кү­рен­гән­чә, безгә яшел зонасы  күп булган матур  урында гаилә белән культуралы ял итү мөмкинлеге тудырылачак. Балаларны “Цирцит, “Форсаж”  комплекслары, тагын әллә нинди элементлары булган мәйданчыкта  уйната, таганда атындыра, велосипед белән памп-тректа йөртә, үзе­без ябык түбә ас­тындагы тренажерларда шөгыльләнә, яшел­ләндерелгән каркас скуль­птураларга ка­рап хозурлана алачак­быз. Әфганстанда ин­­­­­тер­­националь бурыч үтә­­гәндә һәлак булган район­дашларыбыз  мону­менты да калачак. Ул  яңартылачак һәм  парк­ка килүчеләрне ке­рү юлын­да ук каршы алачак. Җәяүлеләр Закир Йосыпов урамыннан “кызыл базар”га чыга торган сукмак та ябылмый. Территория яктыртылачак. “Менә шундый про­ект бар. Аның гене­раль планы сезнең  өстәл­ләрегезгә куелган. Ниндидер тәкъ­­дим­нәрегез булса, аларны да исәпкә алып, проектны бер ай эчендә төгәлләп, паркны төзи башларга тиешбез.  Мин паркны бер елда гына  эшләнеп бетәр дип  уйламыйм. Анысын вакыт күрсәтер. Безгә паркка исем  табарга  кирәк булачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев