Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пассажирларны законлы тәртиптә йөртәләрме?

Хәзерге   вакытта Татарстанда шәхси эшмәкәр (юридик зат) булып дәүләт теркәве  узмыйча төрле  регуляр машрутларда лицензиясез килеш пассажирлар  йөртү очраклары  ешайган.

Мондый легаль булмаган рейслар юл хәрәкәте иминлеге таләпләренең  үтәлмәвенә  китерә. Юл  хәрәкәтенә күзәтчелек итү  кысаларында районда  10 декабрьгә  кадәр  пассажир транспортын, шул исәптән таксиларны  пассажирлардан түләү  алуның  законлылыгын  ачыклауга  юнәлдерелгән тоташ тикшерүләр   үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, миграция мәсьәләләре  буенча подразделениеләр  катнашында пассажирлар  йөртү буенча эшмәкәрлек  эшчәнлегенең законлылыгына, транспорт чарасының  юл кәгазе булуына, билгеләнгән тәртиптә Россиянең милли машина   йөртү таныклыгы  булмаган  килеш автомобильгә  утырган   чит ил  гражданнарына, автобусларның һәм таксиларның  техник  карау  узганмы-юкмы икәнлегенә игътибар  итәчәкләр..          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев