Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПЕНСИЯ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ КӨНЕ

Күп кеше Пенсия фондының эше пенсия чутлау һәм түләү генә дип күзаллый. Болар – Пенсия фондының төп эшләренең берсе генә. Аннан тыш фонд башка вазыйфалар да башкара.

Үз эшчәнлеге белән якынрак таныштырыр өчен Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе Саба районында “Бердәм пенсия грамоталылыгы көне” алып бара. Бу программа Саба районы мәктәпләренең 9-11нчы сыйныф укучыларын пенсия системасы белән таныштыру өчен булдырылган. Идарә хезмәткәрләре мәктәпләрдә презентация ярдәмендә чыгышлар ясый­лар, укучыларны пенсия исәпләү тәр­тибе һәм башка вазыйфалары белән дә таныштыралар.

Бала тугач та, әнисенә туу турындагы таныклык белән беррәттән, пенсия фонды тарафыннан СНИЛС дип аталучы таныклык тапшырыла. Әлеге таныклыкта кешенең бөтен эшчәнлеге, хезмәт вакыты, эш бирүче тарафыннан күпме кертемнәр күчүе турында мәгълүмат тупланып барыла, әлеге белешмә пенсиягә чыкканда зур роль уйный. Гаиләдә икенче бала тугач, Пенсия фонды Ана капиталына махсус сертификат тапшыра. Әлеге сертификатны кулланып, йорт салырга яки сатып алырга, балаларны укытырга, ананың пенсия өлешен формалаштырырга, инвалид балаларның социаль җайлашуы өчен кирәкле товарлар алырга мөмкин. Шулай ук идарә эш бирүчеләр белән бергә бәйләнештә эшли, пенсия кертемнәренең учетын, инвалидлар реестрын алып бара. Хезмәткәрләр мәктәп яшендәгеләрне пенсия системасына кагылышлы законнар һәм үзгәрешләр белән таныштыралар. Киләчәк пенсия хакында яшьтән уйланырга кирәк Шуңа күрә Пенсия фонды яшь буынның белемле һәм мәгълүматлы булуын кайгырта.

Фото: https://pixabay.com | jackmac34

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев