Планга кертелсә, эш башкарыла
Район яңалыклары

Планга кертелсә, эш башкарыла

Тимершыкта авыл җыены мәдәният йортында үтте. Сөйләшүләрне күпләр Zoom платформасы аша да тыңладылар.

  Тимершык авыл җирлегендә 2023 елда 13 сабый дөньяга килгән, 9 пар язылышкан, гаилә таркалу очрагы юк. Балалар күп туса, тормыш та җанлырак. Җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев чыгышында әйтелгәнчә, быел күп балалылар өчен бүлеп би­релгән җир участокларына юл салу, йорт шартларын яхшырту буенча  ут, газ, су кертү өчен техник шарт­лар әзерләү, 7 аренда торагы,  80/20 программасы буенча 5  йорт тө­зү планда тора. Җыенда халыктан  мө­рә­җә­гатьләр кермәде.


Нет комментариев