Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ПМК” җәмгыяте (Чулпыч) – беренче урында

Чулпыч авылы янында төзелгән югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы (“ПМК” җәмгыяте) беренче продукциясен узган  елның октябрендә  бирде.

Хәзер биредә 18 робот Голландиядән  кайтырылган 1368 сыердан уртача 27 литр сөт сава һәм продукция  җитештерүдә  дөнья стандартына  (60 литр) чыгу бурычы куела. Чулпыч комплексы Россиядә генә түгел, Европада иң зур  комплексларның берсенә әвереләчәк. “ПМК” җәмгыятендә 26 кеше  эшли. Аланың тырышлыгы  быел 10 айда 84777 центнер  сөт җитештерелде. Хәзер  комплексның икенче  чиратын төзү бара. Нәтиҗәдә савым  сыерларның  саны 2400 башка җитәчәк. Коллективны сөт җитештерүдә районда бенче  урынга  чыгуы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “ПМК” җәмгыяте җитәкчесе Константин Маковеевка Саба муниципаль районының Мактау грамотасы, идарәче Марат Нигъмәтҗановка район башлыгының Рәхмәт хаты  тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев