Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Почтамтка җитәкче кирәк

Районның эре һәм урта предприятиеләре хезмәт коллективларында 2019 ел йомгакларына һәм 2020-2021 елларның план чорына бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышларның чираттагысы кичә районара Саба почтамтында булды.

Начальник  урынбасары  Айгөл  Шәрипова  үзенең  чыгышында  билгеләп  үткәнчә,  коллектив гомуми еллык   йөкләмәләрне  101 процентка,  газета-журналлар тиражы буенча  планнарны 102 процентка  үтәгән.  Пенсия-субсидияләр тарату буенча барысы  8144 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Почтадан интернет аша кайтартылган товарларны алучылар, экспресс EMS-почтадан  файдаланучылар арта. Шулай ук почта-банк хезмәтенең дә  үз  клиентлары бар. Жыелышта катнашучылар алдында  башкарма  комитет аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов  чыгыш  ясап,  хезмәтләре өчен почтамт коллективына рәхмәт белдерде, 2020 ел йөкләмәләрен үтәүдә уңышлар теләде. Хәзерге көндә коллективка җитәкче итеп  билгеләү өчен лаеклы  кандидат кирәк.

Фото: vk.com/russianpost

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев