Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОДВАЛЛАРГА СУ КЕРМӘСЕНГӘ

Районыбызда республика программалары буенча алып барылган төзелешләрнең подрядчылары арасында Илдус Талипов җитәкчелегендәге “Мелиорация-Строй” җәмгыяте дә бар.

Оешмага бирелгән  объект­ның иң күләмлесе – шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә  күпфатирлы йортлар арасында дренаж системасы төзү. Моның өчен зур сумма – 20 миллион сумга якын финанслау  каралган  иде. Кыскасы, республика хөкүмәте Сабада  яшәүчеләрне  подвалларына су керүдән коткаруга  акча  кызганмаган. Күпфатирлы  йортларда тормыш  алуда бинаның нуленче  каты  мөһим роль  уйный. Бәрәңге,  яшелчәне, тегесен-монысын  кыш  саклар  өчен  подвал  кирәк.  Аларда су торуы  күпләрне ике  кулсыз итә. Әлеге очракта йорт хуҗаларын  подвалларга  су  керүдән дренажлау гына  коткара  ала. Мелиораторлар шул максаттан объектта  июнь урталарында  ук  кайнаша башлаганнар иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X