Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ПОГОНЛЫЛАР”ГА ЫШАНЫЧ МӨҺИМ

Оперативниклар бар эштә дә оператив. Га­дәт­тәгечә, узган елдагы эш­чәнлекләренә Рос­сия Эчке эшләр министр­лыгының Са-­ба бүлеге бе­ренчеләрдән булып йом­гак ясады. Ки­ңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов үзенең чыгышында әйткәнчә, ел шактый киеренке булган. Эшчәнлекләрен I кварталда Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсе, II кварталда Россия Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе тикшергән. Шунысы куанычлы, нәти­җәләре уңай.

Бүлек  2019 елга  куелган  бурычларны үтәгән. Хезмәткәрләр 12 ай дәвамында министрлык  үткәргән 60ка  якын оператив-профилактика чарасында катнашкан. Күбесе  комплекслы  характерда, бу исә хезмәт итүчеләр составының   күпчелеген  җәлеп итүне сорый. Әлеге  чаралар  кысаларында  полициядә исәптә торучылар (шул исәптән  ау мылтыгы булганлыктан  учетка куелучылар да)  белән күләмле профилактика  эше алып барылган. Шулай да әлегә җинаятьләр саны гына  кимеми, ягъни 2018 елгы дәрәҗәдә калган. Динамика үзгәрми, ә структурасына  килгәндә  урлау, талау, алдау  фактлары  кимрәк теркәлгән. Террор характерындагы һәм  экстремистик  юнәлештәге җи­наятьләр булмаган. Са­бантуй көнне  бинага  шартлаткыч  куелуы ту­рында ялган хәбәр биреп кызык ясарга теләгән кешенең шунда ук эзенә төшкәннәр. Кызганычка  каршы, үтерү, кешегә җи­ңелчә зыян салу фактлары  арткан. Алкогольне за­консыз сату очраклары да   күбрәк теркәлгән. Җи­наятьләрнең  92,6 процен­ты  ачылган, бу 2018 ел   күрсәткече белән  чагыштырганда 1,9 процентка   яхшырак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев