Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Байлар Сабасында яшәүче бис­тәдәшенең телефонын һәм банк картасын урлап, онлайн-кушымта аша аның 70 мең сум акчасын үзенә күчергән һәм, шуның өстәвенә, карта хуҗасы исеменә 170 мең сумга кредит та рәсмиләштергән.

Район авылларының берсендә яшәүче, миграция кануннарын бозып, чит ил гражданнарын үз йортына пропискага керткән.

Шәмәрдән кешесе үзенең таныш авылдашыннан куркыту юлы белән 10 мең акча таләп иткән.

Лесхоз картлар-инвалидлар йортында яшәүче шушы учреждениедә тәрбияләнүчене кыйнап, сәламәт­легенә уртача авырлыктагы зыян салган.

Байлар Сабасында яшәүче исерек хәлдә кибет янына куелган авто­мобильне кабызып алып киткән. Аны Колхоз урамында полиция хезмәткәрләре туктата.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев