Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПРОФСОЮЗ КОЯШ АЛЫП КИЛДЕ

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Ашлык суктырган комбайнчыларга алтынга тиң аяз көннәрнең һәр минуты кадерле.

Аларны эшкә рухландыру максатыннан конкурслар үткәрелә, кыр “кораб”ларының шавына кушылып агитбригада җыры да ишетелә. Кичә исә районыбызда агросәнәгать комплексы профсоюзларының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина булды һәм игенчеләрнең хезмәт шартлары белән кызыксынды. “Сатыш” бүлекчәсенең Кибәче бригадасында комбайнчылар белән очрашкач: “Эшләгәнегезгә күпме аласыгызны беләсезме? Аңлаттылармы? Хезмәтне саклау чаралары ничек үтәлә? Укыттылармы? Барыгызда медосмотр­лар үткәндер инде. Әтнәдә бер комбайнны яшен сукканлыгын ишеткәнсездер. Табигать шартлары авыл кешесен әнә шулай кырыс шартларда сыный. Андый чакларда югалып калмассызмы?”– дип кызыксынды ул һәм “Әмма мин бүген сезгә, күрәсез, кояш алып килдем”,– дип тә өстәде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев