Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр яралган җан яшәргә тиеш!

Татарстанда Министрлар Кабинеты ярдәме белән абортларны комплекслы профилактикалау буенча “Плюс один” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Аның координаторы – “Умиление" гаилә, ана һәм баланы яклау үзәге” оешмасы.

Әлеге программа кысаларында республикабызның район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә яшьләр өчен “Право выбора” дигән нәфис фильм күрсәтү сеанслары оештырыла. Ул Татарстанда бала хокукларын яклау вәкаләтлесе Ирина Волынец башлангычы белән оештырыла. Узган атнада безнең район үзәгендә дә әлеге кинофильм Сабаның гимназия һәм сәләтле балалар мәктәбе укучылары өчен күрсәтелде. Чарада район хатын-кызлар Советы, район үзәк хастаханәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, дин әһелләре, укытучылар катнашты.

“Нәфис фильмны карау, аннан соң фикер алышу, белгечләр чыгышын тыңлау республиканың башка шәһәр-районнарында да оештырылды, мондый чараны сездә дә үткәрәбез. Дөрес, фильм эмоциональ яктан авыр кабул ителергә мөмкин, әмма анда күтәрелгән проблемалар залда утырган бер генә кыз баланы уйланырга мәҗбүр итсә дә максатыбызга ирешелгән дип санар идек”- ди Казанның гаилә, ана һәм баланы яклау үзәге вәкиле, “Колыбель” социаль приюты администраторы Гүзәл Апраксина.

 

“Право выбора” фильмында абортлар темасы күтәрелә һәм ул төрле яктан – закон, табиблар, ирләр һәм төрле тормыш хәлендә булган хатын-кызлар язмышы аша күрсәтелә. Фильмның беренче минутларыннан ук адәм баласының явызлыгын күреп тетрәнәсең. Яшьләрнең акылсыз гамәлләренә табибларның ваемсызлыгы да, әти-әниләрнең балаларына карата рәхимсез кыланышлары да килеп кушыла. Шулай итеп, җан булып яралган меңләгән сабыйлар тумый да вафат була, ә биологик материал косметология индустриясендә файдаланыла. Моннан тыш җимерелгән күпме язмышлар, әни булу бәхетеннән гомерлеккә мәхрүм калган күпме бәхетсез җаннар... Фильм җәмәгатьчелек игътибарын әлеге темага җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фильмны карауда дин әһелләре дә катнашты:

“Кеше үтерү – иң зур гөнаһларның берсе. Моны балага иң беренче әти-әни аңлатырга тиеш. Әмма бу бик четерекле, артык яшерен тема, бездә бала белән бу турыда сөйләшү элек-электән әдәпсезлек саналган. Менә болай җыелу, яшьләр белән сөйләшүләрне шушындый форматта үткәрү бик дөрес дип саныйм. Мондый чараларга кыз балаларны гына түгел, егетләрне чакыру да дөрес булыр иде. Бала төшерү гаебен бер кыз балага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Җаваплылык ике якта да булырга тиеш. Кызганычка каршы, соңгы вакытта җәмгыять бозылды, яшьләр арасында зина кылу очраклары күп. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Намаз кешене фәхеш эшләрдән ерагайта” ди. Шуңа күрә кечкенәдән балаларга дини тәрбия бирергә, намаз әһелләре итеп тәрбияләргә кирәк. Калебләрендә иман булмаганга күрә баралар бу эшкә яшьләр. Шәригать кануннары буенча, егет белән кыз икәүдән икәү генә калырга тиеш түгел, аларның өченчесе шайтан булыр, ди. Абортка кадәр яшьләр арасында зина кылу проблемасын чишәргә кирәк. Кеше имансыз яшәгәч, инстинкт буенча яши, Аллаһы Тәгаләдән оялмагач, мондый гамәлләр кылудан да оялмый”,- диде Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафин.

Фильмга карата район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Рухсора Худойбердыева да үз фикерен белдерде:

“Кинофильмда күрсәтелгән күренешләр безнең районга хас түгелдер дияр идем мин, бу өлкәдә 25 ел хезмәт куям, шөкер, яшьләребез арасында мондый күңелсезлекләр белән очрашырга туры килмәде диярлек. Дөрес, тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин! Без табиблар андый тормыш хәлендә калган һәр хатын-кыз белән сөйләшергә, аңларга, ярдәм итәргә әзер. Әни булу – хатын-кызга Ходай тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Һәр кыз балага туачак сабые көтеп алынган булсын. Һәр яралган җан яшәргә тиеш! - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев