Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Район башлыгы хезмәт алдынгыларын тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Россия авыл хуҗалыгы банкы» акционерлар җәмгыяте Татарстан төбәк филиалының Саба өстәмә офисы идарәчесе Рәзинә Кашафетдин кызы Билаловага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе боерыгы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Саба муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен Арташ авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры Зөбәйдә Сәгыйть кызы Галимҗанова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертүе өчен «Саба» җәмгыяте баш бухгалтеры Чулпан Габделбәр кызы Нәҗмиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; Татарстан Республикасы Премьер-министры боерыгы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Саба» җәмгыяте инженеры Альфрит Әюп улы Вәлиуллинга; намуслы нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә шәхси өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Саба филиалының әйдәп баручы белгече Гөлүсә Әхмәд кызы Мөхәммәтовага; баш белгече Римма Нәҗип кызы Фазлиевага; намуслы нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының финанс системасын үстерүгә шәхси өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Газиҗан кызы Халиковага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде; «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры карары нигезендә, 2025 елның беренче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына язылу кампаниясен оештыру һәм үткәрүдәге ярдәме өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Фаат улы Аитов “Татмедиа” акционерлар җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде; күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен “Ак таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Абдулла улы Әхмәтов; хәрби идарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хәрби комиссариатларга йөкләнгән төп бурычларның үтәлешен тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары, майор Фәнис Фәрит улы Закиров; күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен “РАФФ+” төзелеш компаниясенең директорлар Советы рәисе Фариз Миннади улы Мохтаров; актив тормыш позициясе, махсус хәрби операция зонасына гуманитар һәм хәйрия ярдәме оештыру буенча волонтерлык эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен волонтер Җәмил Хәлиулла улы Янгучин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Саба муниципаль районы башлыгы боерыгы нигезендә, актив тормыш позициясе, махсус хәрби      операция зонасына гуманитар һәм хәйрия ярдәме оештыру буенча волонтерлык эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен үзмәшгуль, волонтер Фидаиль Тәлгать улы Сәйфетдинов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Конкурс комитеты карары нигезендә, «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерция оешмасының иң яхшы архивы» республика конкурсында 3 нче урын алган өчен «Шәмәрдән ашлык кабул итү» акционерлык җәмгыяте 500 мең сумлык Сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев