Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында 100дән артык мәдәният хезмәткәрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр

Бүген мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды

  Бүген район мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хезмәткәрләрне онлайн рәвештә бәйрәм белән  котлады. Бәйрәм тарихи вакыйгаларны чагылдырган чыгышлар белән үрелеп барды. Видеоязмада мәдәниятнең, үткәне бүгенгесе, киләчәге чагылып үтте. Районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов районыбызда мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләде һәм бәйрәм белән котлап, алга таба да уңышлар теләде. Мәдәният бүлеге начальнигы  Рөстәм Заһидуллин  «Мәдәният хезмәткәрләрен җигүле ат белән чагыштырды, бер урында таптанып торган җиргә чирәм дә үсми, гел хәрәкәттә, эзләнү, оештыруда булыгыз»-диде ул.Тантанада 100 дән артык хезмәткәр тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Бәйрәм күтәренке рухта тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев