Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз Шәмәрдән егете Руслан Исхаков белән хушлашты

Бүген Шәмәрдән халкы Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган Руслан Исхаковны соңгы юлга озатты

 

Бүген Шәмәрдән халкы Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган Руслан Исхаковны  соңгы юлга озатты. Матәм митингына йөзләгән кеше – район  җитәкчеләре,  авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары килде. “Безне уртак кайгы берләштерә. Руслан Хәмид  улы белән  хушлашабыз. Ул беркайчан  да башкалар  җилкәсе  артына  качып  йөрмәде, шуңа да Ватан  мәнфәгатьләре хакына гомерен  кызганмады. Батырларның даны  мәңгелек”,–диде Шәмәрдән  авыл  җирлеге башлыгы  Альберт Вәлиев, сүзне  мәчет имамы  Дамир Газизовка  бирер  алдыннан.

  Хушлашу  чарасында  катнашкан Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов иң элек хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен башын салган батыр ир-егетнең тормыш иптәше  Римма ханым янына  килеп, аның һәм балаларының авыр кайгысын уртаклашты.

“Безнең  районга авыр югалту кайгысы килде. Ватанны саклап гомерен биргән егет белән  хушлашабыз. Руслан Апаста туып-үскән, Шәмәрдәнгә  килгәннән  соң гаилә  корып, балалар  үстереп   безнең район кешесе булды.  Кайда гына  эшләсә дә, тырышты. Махсус хәрби операция башлангач та, беренчеләрдән булып республикада иреклеләрдән тупланган “Тимер” батальонында Донбасска китте.   Ватанны саклау хезмәтен сайлады. Без  аны  югалттык. Бүген гаиләсенә иң авыр  көннәр. Авыр туфрагы  җиңел булсын. Без Русланны  бервакытта да онытмаячакбыз”,– диде Рәис Миңнеханов һәм район, республика тарафыннан  аның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Шәмәрдәнгә якташын озатырга   килгән Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин  да Руслан Исхаковны туган  ягында иң  батыр егетләрнең берсе буларак искә алды, Риммага балаларын тәрбияләүдә сабырлык,  кылынган догаларның  кабул булуын теләде. Ростехнадзорның  Идел буе идарәсе  җитәкчесе  Азат Мөбарәкшин чыгыш  ясап, республиканың Исхаковларның гаиләсен  авыр тормыш  хәлендә ялгыз калдырмаячагына  ышандырды.

Саба һәм Теләче районнары  хәрби комиссары Фәнис  Закиров “Тимер” батальоны  шәхси  составының хәрби хезмәттәшләре истәлегенә  язган хатын  укыды.

   “2023 елның 25 августы безнең арадан “Рус”ны  (Русланның позывное) алып  китте. Ул Запорожье өлкәсенең  Работино торак  пункты янында барган бәрелештә батырларча һәлак булды. “Рус” Ватан алдындагы бурычын соңгы  сулышына кадәр үтәде, антына, принципларына тугры калды. Эссе август көннәрендә аларның  подразделениесенә катлаулы һәм  куркыныч бурыч йөкләнә. Төркемне рота  командиры җитәкли, рядовой  Руслан Исхаков та шул  составта  була. Атышларның бер дә туктап тормавына да карамастан, төркем алга ыргыла һәм дошман позицияләренә барып җитә. Ике арада  аяусыз атыш башлана, гранаталар оча. Дошман  чигенә, әмма өстәмә көч  туплау  өчен генә.    Чираттагы бәрелештә инде көчләр тигез булмый, каршы як авыр бронетехниканы да эшкә  җигә. Шуннан  соң рота  командиры яңа  рубежга  күчәргә карар итә, ә төркемнең чигенүен “Рус” каплый,  ул шәхси  коралдан ут ачып дошманга баш   күтәрергә  дә ирек бирми.  Нәтиҗәдә төркем яңа  позициягә югалтусыз   күченә һәм  бәрелешне дәвам итә. “Рус”... Шат  күңелле,  компаниячел, тыныч егет иде. Ротадагыларның кыр  шартларында үзе әзерләгән кулинария ризыклары белән шатландырып торды. Командование һәм “Тимер” батальоны  составы Русланның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының  авыр  кайгыларын  уртаклаша. Бу  авыр  минутларда безнең  йөрәкләр сезнең белән. Сугышчы булу, димәк,  ул – мәңге  яшәү. Руслан  чын  сугышчы  иде һәм аның  турында  якты истәлекләр   күңелләрдә һәрвакыт сакланыр”,–диелә хатта.

    Руслан Исхаковка 36 яшь иде. Контрактчы булып киткәнче “Шәмәрдән нефть продуктлары”  филиалында эшләгән. Гаиләдә әниләре белән  калган балалар  Әхәткә – 17, Сәмиргә –13, Илһамга 7  яшь. Руслан Исхаков хәрби операциядә күрсәткән геройлыгы  өчен “Батырлык” ордены (үлгәннән  соң) белән  бүләкләнде. Шәмәрдәнлеләр батырларча һәлак булган якташлары турындагы якты истәлекне гомергә онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев