Районыбыз укучылары Биләргә юл тотты
Район яңалыклары

Районыбыз укучылары Биләргә юл тотты

Хезмәт һәм ял чиреге - 2025

  Саба районының Алдынгылар хәрәкәте лидерлары, 32 укучы катнашында «Алдынгылар — Биләр» сменасына юл тотты, анда аларны 26 нче июльдән башлап, 1нче августка кадәр күп төрле кызыклы чаралар көтә.

  Оештыручылар тарафыннан, җиде көн дәвамында, укучылар өчен яңа белемнәргә, дуслар белән танышуга һәм, әлбәттә инде, позитив эмоцияләргә бай булган күңелле программа әзерләнгән.

Алдынгыларыбызның өйләренә көч туплап, яңа уку елына илһамланып кайтуларын телибез!


Нет комментариев