Районыбызда бөтен республикада кебек үк балалар өчен җәйге ял программалары тулы көченә дәвам итә: лагерьлар эшли, тематик чаралар, спорт һәм мәдәни акцияләр үткәрелә. Оештыручылар, һава шартларына карамастан, каникуллар нәтиҗәле узсын өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышалар.
Бу атнада районыбызда балалар өчен тагын бер кызыклы һәм әһәмиятле чара – “Ура, авылга!” дигән проект старт алды. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге лагерьлар авыл җирлекләрендә бушлай оештырыла һәм шәһәрдән әби-бабасы янына ял итәргә кайткан балаларга чын татар мохитендә яшәргә, туган телдә аралашырга мөмкинлек бирә. Мондый сменалар быел республикабызның 15 районында 45 авыл җирлегендә оешкан. “Ура, авылга!” проекты бу атна башында Тимершык, Мичәнбаш һәм Эзмә авылларында башланып китте.
“Әлеге проект безнең районда беренче тапкыр үткәрелә. Максаты –шушы лагерь барышында балалар арасында татар телен популярлаштыру, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү. Проект өчен бу авылларның сайлануы очраклы түгел. Беренче чиратта, бу җирлекнең тарихи үткәненә таяндык, авылларның урнашу урыннарына, табигать үзенчәлекләренә дә игътибар бирелде. Смена барышында милли уеннар, татар орнаменты белән сувенирлар ясау, кул эшләре буенча остаханәләр эшләячәк, тарихи, истәлекле урыннарга, музейларга җәяүле сәяхәтләр оештырылачак, җирле язучылар, рәссамнар, шагыйрьләр белән очрашулар үткәреләчәк. Һәр балага махсус эмблема белән футболкалар һәм баш киемнәре бирелде. Көн дәвамында актив катнашучыларга бүләкләр дә хәстәрләнгән. Кыскасы, бик күңелле программа көтелә. Лагерьга шул җирлектә яшәүче балалар да кушыла ала”,–ди проектны Саба районында җитәкләүче "Алдынгылар хәрәкәте"нең Саба районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиев.
Һәр өч авылда да сменалар тантаналы төстә башланып китте. Җирлек башлыклары Айдар Хаҗиев, Булат Нәҗипов һәм Райнур Әхмәтов балаларга һәр көнне күңелле һәм нәтиҗәле үтүен теләделәр. Мишәбәш авылында ачылышка балаларын озата килүче әниләр белән дә аралаштык.
“Мин үзем шушы авылда туып үстем, хәзер гаиләм белән Казан шәһәрендә яшибез. Авылга ялга кайткач, әлеге проект турында ишеттем, кызым Зәринә, улым Тамерланны да катнашырасым килде. Балаларны татар мохитендә үстерергә тырышабыз, өйдә дә татар телендә генә сөйләшәбез, милли чаралардан да читтән калмыйбыз. Әзрәк телләрен “шомартып”, балалар белән аралашып, белгәннәрен ныгытып кайтырлар дип өметләнәм”,–ди өч бала анасы Алисә Хәбибуллина.
Лагерьга килүчеләр арасында Казан шәһәре, Арча, Теләче, Яшел Үзән районнарыннан кунакка кайткан балалар бар, шулай ук якын-тирә як авыллардан да яратып йөриләр икән.
Смена Иләбәр авылының Сабантуй мәйданында күңелле бәйрәм белән төгәлләнәчәк. Чарага танылган җырчыбыз Сәидә Мөхәммәтҗанованың килүе дә көтелә.
Тулырак фоторепортажда


Нет комментариев